Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Сәләтле балалар өчен «ОНИКС” мәгариф үзәге” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесендә районыбыз мәктәпләренең
8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән информатика фәненнән олимпиадага әзерлек максатыннан өстәмә дәресләр башланды.
Дәресләрне «Математика һәм мәгълүмат технологияләре» институтының Олимпия үзәге җитәкчесе, доцент, Һадиев Камил Равил улы һәм «ОНИКС» мәгариф үзәгенен информатика укытучысы Гаптерахимов Рәсим Таснимович алып бара.
Укучылар программалаштыру нигезләрен өйрәнәләр, төрле катлаулылыктагы олимпиада мәсьәләләре чишәләр. Дәресләр укучылар өчен бушлай үткәрелә.
Кызыксынучан һәм сәләтле укучыларны узебезнен «ОНИКС” мәгариф үзәге” ндә көтеп калабыз!