"Оста-Саба" чемпионаты узды

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

31 гыйнварда Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Басма журналистика" компетенциясе буенча укучылар арасында "Оста-Саба" чемпионаты узды, анда 29 укучы катнашты. Конкурс катнашучының «Басма журналистика» һөнәре турында хәбәрдар булуына бәйле биремнәрне үтәүне, мәкалә язуны, өй эшен (портфолио) үз эченә ала. Һәр конкурс биреме аерым бәяләнә. Өй эшендә (портфолио) катнашучы алдан ук үзенең портфолиосын алып килергә тиеш була, ул 2023-2024 елларда массакүләм мәгълүмат чараларындагы барлык язмаларны (мәкалә, хикәя, шигырь, интервью һ.б.) үз эченә ала. Икенче биремдә катнашучылар мәкалә язуда осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар бик яхшы тәҗрибә тупладылар, мондый күнекмәләр бу өлкәдә алга таба үсеш өчен менә дигән башлангыч.

5-7 сыйныф укучылары арасында конкурс йомгаклары буенча:

I урынны  Килдебәк урта мәктәбеннән Тимергалиева Лиана алды

II урынны Явлаштау урта мәктәбеннән Мухлисуллина Әминә алды

III урынны Икшермә кадет-интернат мәктәбеннән Гайнуллина Диана алды

8-11 сыйныфлар арасында:

I урынны Эзмә урта мәктәбеннән Гибадуллина Камилә яулады

II урынны Түбән Шытсу төп мәктәбеннән Багманова Фирүзә яулады

III урынны Тимершык урта мәктәбеннән Нурисламова Иделия яулады

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга алга таба да иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International