2025 елның 28 гыйнварында Иске Икшермә авылының Мәдәният йортында Иске Икшермә авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыенда күзгә-күз һәм дистанцион рәвештә, ZOOM программасы аша катнашу мөмкинлеге бар иде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р.Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2024 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2024 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок полиция инспекторы А.А. Сәхабиев 2024елда торак пункт территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы турында доклад белән чыгыш ясады, янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. янгын очраклары, аларны булдырмый калу һәм саклану чаралары белән таныштырды.Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Биккинин А.И авыл җирлеге Башкарма комитетының 2024 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты һәм 2025 елда җирлекнең үсеш планнары белән таныштырды.Закирҗанов авыл җирлеге халкына мөрәҗәгать итеп, киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды.