Чаңгыда шуу

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек культурасы формалаша башлау мәктәпкәчә яшьтәге чорга туры килә. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең төп бурычы – баланы сәламәтләндерү һәм физик яктан үстерүне тәэмин итү. Туган ягыбызның табигате чаңгы куллану өчен уникаль  мөмкинлекләр тудыра. Ә чаңгыда шуу – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәрьяклап үстерер өчен менә дигән чара. Бакчабызда чаңгыда шуу саф һавада үтүче прогулкаларның аерылгысыз өлеше булып тора. Балалар чаңгыда шуыша торган адымнар ясарга, урында һәм хәрәкәттә борылышларны һәм килеп туктауны үзләштерәләр. Чаңгыда йөрү сәламәтлеккә файда китерүдән тыш, шатлык һәм дәрт чыганагы да булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International