Бүген ягъни 30 январь көнне , гимназиябезгә ГИБДД ның пропаганда булеге җитәкчесе Җәгъфәрова Г.Н белән бик эчтәлекле зур әһәмияткә ия очрашу булды!
6 нчы сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык өлкәсендә белгеч эксперт белән аралашу өчен, уникаль мөмкинлек алдылар.Әңгәмәдә кышкы чорда, урамда күңелсезлекләрне булдырмас һәм сәламәтлекне саклап калу өчен, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында төп темалар күтәрелде.
Шулай ук укучыларга киемдә яктылык кайтаручы элементларның мөһимлеге турында да кабатлап аңлатылды. Юлларда бозлавык булганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек сакларга кирәклеге әйтелде.
Ягъфәрова Г.Н. белемнәре белән генә уртаклашып калмады, балаларның сорауларына да җавап биреп, юл хәрәкәтенең мөһим кагыйдәләренә өйрәтте.
Укучылар куркынычсызлык ул- барыннан да элек һәрберебезнең җаваплылыгы икәнен аңлады.