7 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елда Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Югары Симет авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «900 легендар көн» дигән патриотик сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга камалышта калган ябык Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең авыр сынаулары: ачлык һәм салкынлык, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны яклавы һәм оборонасы турында сөйләде.