“Халыкара кышкы спорт төрләре көне”

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Кышкы спорт уеннары төрләре, физик активлык һәм сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында белемнәрен арттыру максатыннан МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында Халыкара кышкы спорт төрләре көненә багышланган  Беренчеләр хәрәкәтнең пилот  төркеме балалары катнашында спорт чарасы оештырылды. Саф һавада балалар бик теләп "Кем тизрәк?", "Карда Биатлон», «Карда чаңгы узышлары», "Карлы бүләкләр" эстафеталарында көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, балаларда хәрәкәт координациясе, чыдамлык, җитезлек, командада эшләү, башка катнашучыларны тыңлау һәм аңлау үсеш алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International