Сабаның 6нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча «Мәрхәмәтлелек тартмасы» акциясы булып узды. Акциянең төп максаты – Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның бердәмлеген күрсәтү. Мондый авыр чорда, бөтен илебез халкы өчен иң мөһиме – бердәм булу, бергә булу, ватандашларыбызны һәм һәр көн батырлык һәм көч күрсәтүче хәрбиләребезне ташламау. Бакчабызда тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм хезмәткәрләре боксларны тутырыр өчен җитеп бетмәгән продуктлар (консервалар, кәнфитләр, чәк-чәк һ.б.) алып килделәр. Барлык гуманитар ярдәм «Солдатка аш» волнтерлар үзәгенә тапшырылды. Әлеге гамәлләр белән без волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итәбез, балаларга үрнәк күрсәтәбез, аларда патриотлык, үзара ярдәмләшү, игелек, юмартлык кебек сыйфатлар формалаштырабыз.
Бу акциядә актив катнашканнары өчен хезмәткәрләргә һәм тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә зур рәхмәт белдерәбез. Битараф булмавыгыз, ярдәмчел актив тормыш алып баруыгыз, хезмәттәшлек итүегез өчен чиксез рәхмәт!