13 гыйнвар көнне Олы Кибәче урта мәктәбенең «Мәгариф һәм белем» юнәлеше лидеры Сәгыйтова Сәмирә Константин Дмитриевич Ушинскийга багышланган чара үткәрде. Әлеге чара барышында "Беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучылар аның биографиясе белән таныштылар, иҗатына багышлап стенгазета ясадылар. Ушинскийның педагогик фикер үсешенә керткән өлеше бик зур. Аның идеяләре бүген дә бик актуаль һәм ул педагогика тарихында иң әһәмиятле эшлеклеләрнең берсе санала!