Балалар өчен яңа ел бәйрәме - матур һәм сихри әкият чоры.

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Балалар өчен яңа ел бәйрәме - тылсымлы дөньяга, күңел ачуларга һәм бүләкләргә чума алган үзенчәлекле вакыты. Югары Симет авылы  китапханә  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрделәр . Бу көн барлык катнашучылар өчен дә чын вакыйгага әверелде. Бәйрәмнең программасы бай һәм күптөрле иде. Балалар күңелле уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар һәм әкият персонажлары белән бергә биеделәр. Барлык теләүчеләр  өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашында истәлек фотолар ясау мөмкинлеге булдырылды.

Яңа ел кичәсенең иң күңелле , һәркем көтеп ала торган өлеше -  оттырышсыз лотерея уены. Кызыклы бүләкләр, күптөрле уенчыклар, авылыбызның спонсорлары куйган тәмле күчтәнәчләр  оту – уенчыларның  күңелләрендә онытылмаслык якты истәлекләр калдырды. Балалар чыгышлардан, җырлардан, биюләрдән бик зур ләззәт алдылар . Бу бәйрәм көне аларның кечкенә тормышын бәхет, тылсым һәм күңелләрендә һәрвакыт саклаячк яңа хисләр белән тутырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International