4 нче январь көнне, Олыяз авылы яшь гаиләләре белән өстәл теннисы ярышлары үтте.

2025 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

4 нче январь көнне, Олыяз авылы яшь гаиләләре белән  өстәл теннисы ярышлары үтте.   

Ярышлар башланганчы, "Яшьлек" яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары, гаиләләр белән, заман таләбе булган интернет куллану буенча әңгәмә оештырдылар. Балалар һәм яшьләр белән  интернет куркынычсызлыгы, таныш булмаган сайтлардан саклану, шикле сылтамалар белән смс хәбәрләр килгәндә нәрсә эшләргә кирәк дигән сорауларга фикер алышулар булды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылган өстәл теннисы ярышларында гаиләләр бик теләп катнаштылар.  "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов, тренер Ильяс Хуҗәхмәтов уенчыларны Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр һәм гел шулай спорт  белән дус булырга чакырдылар. Катнашкан гаиләләргә, җиңүчеләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International