Язлы Арташ авыл клубында лотерея билетлары уйнатылды. Барлыгы 143 билет сатылган иде. Клуб мөдир Фәттахова Илмира Нурислам кызы барлык авылдашларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Алга таба барлык билетлар уйнатылды, оттырышлы билетлар булмады. Кунаклар барысы да үткән вакыттан канәгать иде, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.