2014 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

2024 нче елның 21 нче декабрь көнне Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында  2014 нче елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге  булып узды. 21 декабрьдә  Бөтендөнья баскетбол көне билгеләп үтелә. Ул БМО тарафыннан 2023 елның августында җәмгыятьтә спортны һәм физик активлыкны үстерү максаты белән оештырылган. Бу көнне дөньяның төрле илләрендә баскетбол хәйрия матчлары, танылган уенчылар белән мастер-класслар, баскетбол буенча күрсәтмә уеннар һәм баскетбол турында мәгълүматлыкка һәм хәбәрдарлыкка юнәлдерелгән башка чаралар уза.

Ярышта  барлыгы 6  команда көч сынашты: Тимершык, Лесхоз, Симет, Саба  урта гомумбелем бирү мәктәпләре,  Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп – интернаты һәм Икшермә кадет мәктәбе.

Командалар көчле әзерлек белән килгән  иде.  Авыр көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – “Сабантуй”  спорт мәктәбе командасы, тренерлары Шакиров Ш.Х.

2 урын – Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп – интернаты, тренерлары Шакиров И.Р.

3 урын ––“Саба урта мәктәбе” командасы, тренерлары Сафин И.М.

Ярышта катнашучылар һәм призлы урын алучылар  акчалата бүләк, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр. Барлык командаларны да уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International