Һөнәрләр өйрәнәбез

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бу атнада “Шоколад” балалар бакчасында төрле һөнәр ияләре белән танышу эше алып барылды. Шул уңайдан, уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче кызыбыз Залилова Лиананың әнисе – Гөлгенә ханым – балаларга үз һөнәре турында сөйләп, таныштырып үтте. Кунагыбыз пешекче һөнәре белән якыннанрак таныштыру максатыннан, балаларга  яңа ел табынына җиләк-җимешләрдән һәм яшелчәләрдән төрле кабымлыклар ясарга өйрәтте.  Гөлгенә ханымның мастер-классы балаларга бик ошады. Аларда пешекче һөнәренә кызыксыну һәм киләчәктә пешекче булу теләге уянды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International