“ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын формалаштыруны оештыруның заманча алымнары" дигән темага зона семинары булды

2024 елның 20 декабре, җомга

Ике Басу Арташ “Күбәләк балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын формалаштыруны оештыруның заманча алымнары" дигән темага зона семинары булды.Кечкенәләр төркеме белән  тәрбияче Рахматуллина Р.Н. ”Акбайга ярдәм итик!”, тәрбияче Бариева Г.Ф. зурлар төркемендә  “Математика иленә сәяхәт” дигән темага математикадан белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр.Семинарга килгән тәрбичеләр дә буш кул белән килмәделәр,Килдебәк балалар бакчасы  тәрбиячесе Ахметшина А.Х. “Лодошки”дидактик уенын, Туктар балалар бакчасы тәрбиячесе Ахметзянова Я.И ”Уйный-уйный өйрәнәбез”балалар өчен үстерешле уен,Олы Арташ балалар бакчасы тәрбиячесе Рахматуллина Н. В. мастер класс”Серле алмагач”,Югары Шытсу балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйлемханова Р.Н. “Дөрес итеп сана!”дидактик уен күрсәттеләр.

Семинар Саба муниципаль районы мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгеч Гумерова Л.М.чыгышы  белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International