9-12 декабрь көннәрендә Казанда 2011-2012 елгы, 2009-2010 елгы, 2007-2008 елгы, 2006 елгы һәм өлкәнрәк кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Анда бөтен республикадан 80гә якын катнашучы катнашты. Безнең «Олимп» урта мәктәбе спортчылары мавыктыргыч бәйгеләр күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар.
2011-2012 елгы кызлар арасында ТР Беренчелегендә 48 кг авырлык категориясендә Әхмәтова Аделя көмеш призер булды, 46 кг га кадәр авырлык категориясендә Сабирҗанова Ясминә 3 нче урынны алды. Молодцы! Кызларыбызны һәм аларның тренерлары Хисамов Рифат Револевичны ТР беренчелегендә бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз. Яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез.