Гаилә елын йомгаклау максатыннан Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе "Гаилә-җылы учак" дип аталган бәйрәм кичәсе уздырды. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар көче белән әзерләнгән концерт куелды.Соңыннан әти-әниләр, югары сыйныф укучылары командаларга буленеп, "Кунелле стартлар" уенында үзләренең көчләрен сынадылар.Гаилә бәйрәме күңелле, күтәренке рухта узды. Уеннарда теләп катнашкан барлык әти-әниләргә, шулай ук бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән спонсорларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.