«Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык бәйгесе әһәмиятле вакыйгага әверелде. 2024 елның 10 декабрендә МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында, 11 декабрьдә МБМБУ Саба 4 нче «Кынгырау» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе - 2025» республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Быел бәйгедә унике тәрбияче канаштып педагогик эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә көчләрен сынап карадылар. Педагогика мәсьәләләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бәйгенең беренче биреме- «Балалар белән педагогик чара» булды. Монда катнашучылар кызыклы эшчәнлек алып бару һәм оештыру алымнарын, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Эрудиция, заманча технологияләр һәм алымнары белән эш итә белү, һәр балага якын килә белү, яраткан эш белән мавыгу – бәйгенең төп шарты. Бәйгенең икенче биреме- «Минем педагогик табышым» этабында катнашучылар үзләренең педагогик эш системасы, аның концептуаль идеяләре, педагогик эшчәнлек һәм әлеге эшнең практик әһәмияте нигезләнгән принциплары турында сөйләделәр. Бәйгедә “Шатлык” балалар бакчасынан хезмәттәшебез - тәрбияче Сөнгатуллина Айсинә Ринат кызы катнашты. Ул сөйләм үстерү өлкәсендә «Блум Кубигы» алымын куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Ел тәрбиячесе – 2025» бәйгесен уздыру, әлеге чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен чын бәйрәм булды, ул һәркемгә уңай эмоцияләр, педагогларның иҗади потенциалын чагылдыру мөмкинлеге бүләк итте.