5 декабрьдә Россиядә Волонтёрлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көчен һәм вакытын кызганмыйча, башкаларга риясыз ярдәм итүчеләргә багышлана. Бу көнне Сабаның 6нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр гуманитар ярдәм җыю үзәгендә көч куючы әби-апайлар белән танышырга бардылар. Балалар бу мөлаем һәм ягымлы хатын-кызларга үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр һәм аларны бәйрәм белән котладылар.