2024 елның 17 декабрендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиент хезмәтләре гражданнарны кабул итүгә чакыра

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

2024 елның октябрь аеннан башлап Социаль фондның Татарстан бүлеге Саба районы буенча клиент хезмәтенең һәр айның өченче сишәмбесе Шәмәрдән бистәсендә  гражданнарны кабул итү көне булып тора. Декабрьдә бу көн 17 декабрьгә туры килә.

     Өстәмә хезмәт күрсәтү көннәрендә Социаль фонд бүлеге клиентлар хезмәте гражданнарны 9-00 дан 12-00 гә кадәр кабул итә. Кабул итү урыны – Шәмәрдән бистәсе, авыл җирлеге советы бинасы. (Лермонтов урамы, 2 нче йорт)

      Өстәмә кабул итү көннәрендә  гражданнарга Социаль фондның барлык хезмәтләре күрсәтелә. Аеруча, социаль хезмәтләр җыелмасына хокук һәм юлда бушлай йөрү турында белешмәләрне дә шул ук көнне алырга мөмкин. Хәстәрләү өчен алдан шалтыратып кисәтү сорала!

 

    Әлеге  мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә  08.00-17.00, җомга көнне 08.00-15.45 сәгатьләрдә 2-28-37 номеры буенча Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең Саба районында клиентлар хезмәтенә  шалтыратып , консультация ала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International