Өстәл теннисы буенча Саба якшәмбе лигасы

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

10 ноябрьдә «Саба-Арена» УСК өстәл теннисы буенча Саба якшәмбе лигасында катнашучыларны җылы кабул итте. Уенчыларның кубесе командировкада булса да, 1 нче лигада 6 төп дуэт катнашты. 2 нче лигада 16 дуэт катнашты. Өстәл теннисы бәйрәме уңышлы узды. «Ак Барс» Сатыш дуэты Руслан Востриков - Салават Мансуров Шәмәрдән «Имеральд» ка алга узарга ирек бирмәде һәм 2 нче лига җиңүчесе булды. Димәк, Шәмәрдән малайлары Рамазан Ахәдиев-Адриан Елисеев икенче булдылар. Ә өченче баскычта Сатыш «Карчыгалары» Радик Хәсәншин-Шәфкать Гарипов. 1 нче лига да бик эссе булды. 3 нче урын өчен матчта «Соло» дуэты Динә Батыршина - Иделия Сафина каты көрәштә «ВЕКА» ның Шәмәрдән яшьтәшләре Элина Шәйдуллина - Алсу Нигъмәтҗанованы җиңеп, пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Финалда «Сабабаш» дуэтына оттырып, «Гимназия» командасы Зарина Кашапова - Зәлия Гайнуллина икенче баскычка күтәрелделәр. Лиганың җиңүчесе булып «Сабабаш» дуэты Алмаз Гарипов - Нияз Шаманов танылды. 24 ноябрьдә Татарстан Республикасы команда чемпионатының йомгаклау этабы узачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. безнекеләр өчен җан атып, безгә кушылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International