30 октябрь көнне Саба урта мәктәбендә "Аулак өй-көрәш" төбәкара йолалар бәйгесе узды. Монда Гимназия, Сәләтле балалар "Оникс", Саба урта, Шыңар, Тимершык, Эзмә мәктәпләре укучылары, Балык бистәсеннән олылар төркеме катнашты. Конкурсантлар халкыбызның төрле йолаларын курсәттеләр. Бәйге дурт төрле биремнән торды: визитка, йола, әсәрне танып, авторын әйт, "йөзек салыш" уеннары. Бәйгенең төп темасы Г. Тукайның иҗаты иде. Укучыларыбыз бик яхшы чыгыш ясап, җиңу яуладылар һәм февральда утәчәк зона ярышына юллама алдылар. Афәрин. Әзерләгән укытучыларына, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.