Сабада «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 16 нчы республика яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Бүләкләү тантанасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, "Татарстан" ДТРК директоры Фирдус Гыймалтдинов, Казан аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин һәм башкалар катнашты.
Ахырдан конкурс җиңүчеләре игълан ителде. Беренче урынны Сабадан “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе комбайнчысы Ильяс Миңнегулов яулады.