Каты бицепс буенча район ярышлары

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

 26 октябрьдә “САБА-АРЕНА” өстәмә һөнәри белем бирү мәктәбендә район ярышлары узды. Әлеге чараны Вәлиуллин Азат Василович оештырды. Ярышларда Саба районыннан 20 дән артык кеше катнашты. 14-15 яшь категориясендә (егетләр) призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1. Маулин Самир 2. Газетдинов Бәхтияр 3. Хәкимов Альмир 16-17 яшь (егетләр): 1. Маулин Булат 2. Файзетдинов Камиль 18 (кызлар): 1. Миннегулова Алия 2. Галимуллина Гүзәл 3. Каюмова Әдилә 18 (ир. 70кг га кадәр): 1. Вәлиәхмәтов Рифат 2. Миңнегулов Рушан 3. Әхтәмов Инсаф 18 (ир. 70кг): 1. Хөснуллин Фирдүс 2. Шаяхметов Илнар 3. Кәримуллин Нияз Зарипова Ләйсән һәм Сәләхиев Илназ кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнделәр. Призлы урын алган һәр катнашучы исемле диплом һәм акчалата приз алды. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз, киләчәктә шундый кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрергә өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International