Өстәл теннисы буенча чираттагы якшәмбе лигасы

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

"Саба-Арена" спорт комплексында 27 октябрьдә өстәл теннисы буенча чираттагы якшәмбе лигасы узды, ул 1 нче лиганың 10 дуэтын һәм 2 нче лиганың 15 дуэтын берләштерде. 1 нче лигада "ВЕКА" дуэты Латыйпов Илсаф-Вәлиуллин Альфис өченче урын алды. Турнир лидерына җиңелгәннән соң, "Тибхар" дуэты Ибраһимов Мурат-Вилданов Камил икенче урын алды. Җиңүне "Саба-Арена" дуэты "Исмаилов Хайем-Йосыпов Раян бәйрәм итте.
​Икенче лигада "ВЕКА" дуэты Һадиев Эмиль-Шакирҗанов Анвар 3нче урынны яулады. Әхмәтов Камил - Дилә Галиева “Доник" дуэты 2нче урын алды. 2 нче лигада җиңүче булып Богданов Владимир-Сафронов Эмиль "Кызыл Мәш" дуэты булды. Әлбәттә инде татлы призларсыз да булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International