Туктар авылыннан тыл ветераны Кадыйрова Нурзия Хәлил кызы 20 нче октябрьдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лаеклы юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин котладылар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Нурзия Хәлил кызына шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлавын тапшырды.
Кадыйрова Нурзия Хәлил кызы 1929 елның 20 октябрендә Саба районының Мәртен авылында туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә һәм, яшь булуына карамастан, аңа төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. Ире Габдулла белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Нурзия апа лаеклы ялга чыкканчы Туктар кирпеч заводында эшли. Намуслы хезмәте өчен Нурзия апа төрле медальләр һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән. Кадировларның тату һәм хезмәт сөючән гаиләсе күп кенә авылдашлары өчен үрнәк булды. Кызганычка каршы, Габдулла абый безнең арада юк инде, ул 1996 елда вафат булды. Хәзерге вакытта Нурзия Хәлил кызы балаларының яратуын һәм кайгыртуын тоеп яши һәм үзенең иң зур бәхете аның балалары, оныклары һәм оныкчыклары булуын әйтә.