Әти - гаилә горурлыгы

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Безнең тормышыбызда бәйрәмнәр бик күп, ләкин алардан гадәттән тыш җылылык һәм наз бөркелә торганнары да бар. Октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әтиләр көне дә нәкъ менә шундый бәйрәмнәргә керә. Бүген Арташ мәдәният йортының Ике Басу мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә, "Гаилә елы" кысаларында, әтиләр көне уңаеннан "Әти - гаилә горурлыгы" исеме астында чара үткәрде. Чара гаиләләр әтиләрен шатландырып, күңелле һәм файда белән бергә вакыт уздыруга юнәлдерелгән иде. Әлеге чарага СВОда катнашучыларның һәм срочник солдатның гаиләләре чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International