Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты Россия Федерациясе Җир кодексының 39.37 статьясы нигезендә «Газпром» гавами акционер җәмгыятенең Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләренә карата гавами сервитут билгеләү турындагы үтенечнамәсен карый.
2. Гавами сервитутны билгеләүнең максаты «кабель АГРС-3 Измя т.п. элемтә линиясе»объектын эксплуатацияләүдән гыйбарәт.
3. Гавами сервитут сорала торган җир кишәрлекләре (кадастр кварталлары): 16:35:000000:1274, 16:35:000000:303 (16:35:070808:9), 16:35:000000:118 (16:35:070808:10), 16:35:070808:201, 16:35:070808:202, 16:35:070808:236, 16:35:070808:239, 16:35:170901:6, 16:35:000000:114 (16:35:170901:86), 16:35:170901:101.
4. Кызыксынган затлар гавами сервитут билгеләү турында кергән үтенечнамә һәм аңа кушымта итеп бирелә торган гавами сервитут чикләре урнашу урыны тасвирламасы белән таныша, җир кишәрлекләренә хокукларны исәпкә алу турында гаризаларны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетына әлеге хәбәр басылып чыккан көннән алып унбиш көн эчендә түбәндәге адрес буенча тапшыра ала: 422060, Татарстан Республикасы, Саба муниципаль район, Байлар Сабасы ш.т. п., г. Закиров ур., 52 й.
Эш графигы: Дүшәмбе-Җомга 08:00 дән 16.30 га кадәр, тәнәфес 11.30 дан 13.00 гә кадәр; ял көннәре: шимбә, якшәмбе. Элемтә өчен телефон: 8(84362) 2-38-64, 2-36-45.
5. Гавами сервитут билгеләү турында кергән үтенечнамә турында хәбәр, гавами сервитут чикләренең урнашу урынының график тасвирламасы, шулай ук әлеге чикләрнең характерлы нокталары координаталары исемлеге Саба муниципаль районының интернет челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылган. https://saby.tatarstan.ru/.