20-22 сенябрь көннәрендә, Буа шәһәрендә, авыл районнары арасында мини- футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының зона уеннары үтте. Уеннарда катнашкан 8 команда арасында "Яшьлек" җыелма командасы 1 нче урынны алып, финалга чыкты. Спортчы егетләрне һәм тренер Халиуллин Фархат Ханзаровичны җиңүләре белән котлыйбыз, финалда да уңышлар теләп калабыз.