2024 елның 1 сентябренә терлекчелек эше йомгаклары буенча cеминар-киңәшмә

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

13 сентябрьдә СХП «Шытсу» ҖЧҖ базасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов җитәкчелегендә 2024 елның 1 сентябрендә терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм ветеринария хезмәте җитәкчеләре, зоотехниклары, ветеринария табиблары катнашты. Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы идарәсе бүлекләре белгечләре катнашучыларны җитештерү күрсәткечләре һәм хуҗалыклар буенча икътисадый күрсәткечләр белән таныштырдылар. Ел башыннан сөт җитештерү 800 090 центнер тәшкил итте, 2023 ел белән чагыштырганда үсеш 8% тәшкил итә. Эре мөгезле терлек ите җитештерү 34 251 центнер (үсеш +1%) һәм дуңгыз ите җитештерү 67 913 центнер (үсеш +3%). Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре буенча 8 айда акчалата керем 4 340 млн. сум тәшкил итә, шуның 3 907 млн.сумы терлекчелек продукциясенә туры килә.Шулай ук эре мөгезле терлекләр, дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләр саны буенча да уңай динамика күзәтелә. Аннары хуҗалыкның икътисадый күрсәткечләре турында хуҗалыкның баш бухгалтеры нотыгын тыңладылар. Сөтчелек комплексы башлыгы Нәҗип Гарипов катнашучыларны терлекчелек комплексында хезмәтне оештыру, терлекләр белән башкарыла торган чаралар белән таныштырды. Хуҗалык сөт терлекчелеге буенча нәселле хуҗалык булып санала. Терлекләр үрчетү буенча планлы һәм төгәл төзелгән эш алып барыла. Ел саен таналарны читкә саталар. СХП «Шытсу » ҖЧҖ хуҗалыгында һәркөнне 15 тоннадан артык сөт, бер сыердан уртача 27 кг сөт савыла.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International