10 сентябрь көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре Әгерҗе шәһәрендә, "Авылның яшь идарәчеләре" стратегик сессиясендә катнаштылар.

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрь көнне, "Яшьлек" яшьләр  үзәге белгечләре Әгерҗе шәһәрендә, "Авылның яшь идарәчеләре" стратегик сессиясендә катнаштылар. Сессия, 2024-2027 нче елларда, яшьләр инициативасы белән, Татарстан авылларының үсеше өчен уникаль ачышлар ясауга юнәлдерелгән. Сессиянең оештыручылары Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы "Аграр яшьләр берлеге " төбәкара җәмгыяте оешмасы. Сессияне шушы өлкәдә  20 елдан артык тәҗрибәсе булган спикер Даниил Добрынченко алып барды. Шулай ук катнашучыларны Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов сәламләп, эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International