04 сентябрьдә Килдебәк авыл җирлегендә җыен булып узды. Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча Саба муниципаль районы башлыгының урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгыш ясады. Халыктан тәкъдимнәр һәм теләкләр җыю өчен "Бердәм Россия" мобиль агитация бригадасы да килде.