Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол турнирының финал уеннары тәмамланды.

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

2024 елның 31 августында Кукмарада футбол буенча Ринат Мөхәммәтшин кубогы узды. 

Бүләкләү тантанасында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Ринат Мөхәммәтшинның улы Рөстәм Ринат улы һәм аның оныгы Артур Рөстәм улы, Казан Мэрының улы Тимур Метшин, "Нефтехимик" футбол клубы генераль директоры киңәшчесе Наил Гыйззәтуллин, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Ленар Гарипов катнашты.

Көчле уеннардан соң Кукмараның "Ялкын" командасы 1 урынны яулады. Икенче урында - «Яшьлек» командасы (Саба районы). Өченче урында - «Саба яшьләре» командасы (Саба районы).

Без спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга алга таба җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International