"Юлбат" җәмгыятенең Килдебәк бригадасында бөртеклеләрне җыю дәвам итә. Һава шартларына карамастан, игенчеләр уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен көчләрен куялар. Механизаторлар шул ук вакытта зәб җирләрен эшкәртеп, көзге культураларны чәчәләр. Игенчеләргә рухи көч бирү өчен Туктар клубы мөдире балалар һәм үзешчәннәр белән бергә агитбригада оештырды. Әлеге агитбригада, кырларга чыгып, механизаторларны икмәк белән сыйлады, аларга җырлар, шигырьләр бүләк итте. Әлеге чара механизаторларны рухландырды һәм сөендерде, ә балалар ашлыкның нинди көч белән үстерелүен күрде.
Игенчеләргә уңай һава шартлары һәм мул уңыш телибез.