Татарстан Республикасы көне уңаеннан, 29 нчы август көнне, "Яшьлек"яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары, эшләүче яшьләр белән квиз уен үткәрделәр. Уен 5 раундтан торды. Сораулар җөмһүриятебезнең төрле өлкәләренә кагылган иде. Катнашучылар халык көйләреннән алып борынгы заман тарихына кадәр искә төшерде. "Иң кыены рәсемнәргә карап җавап табу булды",- ди уеннарда катнашучыларның берсе. Чара ахырында яшьләр бергәләшеп "Туган як" җырын башкардылар.