«Планетада тынычлык!» уен программасы

2024 елның 9 августы, җомга

Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре " Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Тынычлык кирәк безгә” дип исемләнгән уен программасын үткәрделәр. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда, биюләрдә, конкурсларда актив катнаштылар. Төркемдә көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Ә бит балаларның күңелле күзләре – барлык оештыручыларга иң яхшы бүләк. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар. Барлык балалар да уеннарга бик теләп кушылдылар һәм уйнау мөмкинлегенә шатландылар. Бу көнне битараф һәм пассив балалар булмады, барысы да актив,  шат күңелле булды. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International