"Куркынычсыз җәй!" исемле чара

2024 елның 2 августы, җомга

Җәй-ул искиткеч вакыт, күңелле һәм шатлыклы чор, ул вакытта балалар күп вакытларын өйдә, урамда, яшьтәшләре арасында үткәрәләр. Җәй күңелсез нәтиҗәләрсез узсын өчен, һәр бала ял вакытында куркынычсызлыкның гади кагыйдәләрен белергә тиеш. Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән «Имин балачак» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм «Куркынычсыз җәй!» исемле чара уздырдылар. Балалар белән бергә каникулларда нәрсәләргә аерым игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар көнкүрештә, юлда, транспортта, су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, тере табигать белән куркынычсыз аралашу кагыйдәләре һәм стандарт булмаган ситуацияләрдә беренче ярдәм күрсәтү турында әңгәмәләрдә актив катнаштылар. Бөҗәк тешләүләреннән ничек сакланырга икәнен ачыкладылар. Чарада балалар "Тыела – рөхсәт ителә!" уеннарында актив катнаштылар. "Ашарга яраклы - ашарга яраксыз" исемле викториналарда табышмакларны дәртләнеп чиштеләр, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар. Очрашу азагында катнашучылар куркынычсыз каникуллар безнең һәрберебезгә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International