"Ромашка-бәхет символы» мастер-классы

2024 елның 2 августы, җомга

Яңа Мичән мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Ромашка – бәхет символы» дигән мастер – класс үткәрде.

Мәгълүм булганча, бу бәйрәм 8 июльдә, халык арасында гаилә учагын саклаучылар, гаилә мәхәббәтен саклаучылар буларак билгеле булган Петр һәм Феврония Муромскийлар көнендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең символы гади, әмма Россиядә киң таралган ромашка чәчәге чисталык һәм ихлас мәхәббәтне, шулай ук рус табигатен һәм җылы җәйне символлаштыра. Мастер-класста катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм гади материаллардан үз куллары белән ромашка ясадылар. Шат күңелле Ромашка бәйрәмне танылырга һәм популярлаштырырга ярдәм итә. Мастер – класс тәмамлангач, ромашкадан эшләнмә — сафлык, наз һәм мәхәббәт символы килеп чыкты.

Алып баручылар сөйләвеннән балалар матур гаилә бәйрәме традицияләре һәм тарихы турында белделәр. Ә матур ромашкалар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бизәк булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International