Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә «Минем гаиләм – минем ныгытмам»уен программасы

2024 елның 2 августы, җомга

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Минем гаиләм - минем ныгытмам" дигән уен программасы үткәрделәр. Күңелле һәм мавыктыргыч ярышларда бистәбезнең тату гаиләләре катнашты. Командалар төрле спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар һәм үзләренең тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыкларын сынап кына калмыйча, үзләрен зур, бердәм спорт гаиләсе итеп хис итә алдылар. Уеннар мавыктыргыч, кызыклы булды, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды, ә иң мөһиме-актив ял, спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде. Чара азагында барлык гаиләләр дә истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International