"Бергә булу-нинди бәхет!"

2024 елның 2 августы, җомга

«Гаилә елы» кысаларында Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре табигатьтә "Бергә булу – нинди бәхет!" исемле гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күңелле чара уздырдылар. Күңелле ритмнар астында, командаларга бүлешеп, катнашучылар төрле уеннарда дәртләнеп уйнадылар һәм төрле ярышларда рәхәтләнеп катнаштылар. Ахырда чәй эчү булды, анда дусларча әңгәмә вакытында очрашуда катнашучылар бәхетле гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар. Чара дискотека белән дәвам итте. Бәйрәм матур һәм күңелле шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International