Фалиянур Әхмәдулла кызына 90 яшь!

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

27 нче июльдә Мәртен авылында тормыш итеп, бүгенгесе көндә Байлар Сабасында яшәүче Фалиянур Әхмәдулла кызы Садыйкова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан, район башлыгының Котлау хатына ия булды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин тәбрикләделәр.

Садыйкова Фалиянур Әхмәдулла кызы Саба районы Мичәнбаш авылында туган. Тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә алар 3 малай һәм бер кыз үсә. Мичәнбаш башлангыч, Шәмәрдән җидееллык мәктәпләрендә төпле белем алганнан соң, Фәлиянур Әхмәдулла кызы Арча педучилищесына укырга керә. 1954 нче елда аны тәмамлагач, Мәртен җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Лаеклы ялга киткәнче, үзен төрле фәннәр укытуда сынап, берөзлексез белемен күтәреп, укучыларына төпле белем һәм тәрбия бирү өстендә эшли. Тырыш хезмәте өчен күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, ә 1985 нче елда “Хезмәт ветераны” медале белән буләкләнә.

Шәхси тормышында да күп авырлыклар аша узарга, нык тырышырга туры килә аңа. Ире Габдрахман каты авырудан соң вафат булгач, 32 яшендә тол калып, берүзенә дүрт баланы аякка бастырырга, белем һәм тәрбия бирергә, зур тормышка озатырга туры килә.

Бүгенге көндә дә Фәлиянур апа укучыларының игътибарын, ихтирамын тоеп, балаларының кадерле әнисе, оныкларының, оныкчыкларының яраткан әбисе булып, һәр  туган көнгә шөкер итеп, матур гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International