«Син минем дустым һәм мин синең дустың» дигән әдәби-уен викторина

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

30 июль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара дуслык көненә карата «Син минем дустым һәм мин синең дустың» дигән әдәби-уен викторина үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга дуслык көненең килеп чыгу тарихын  сөйләделәр. Балалар дуслык турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр, дуслар һәм дуслык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, шулай ук үзләренең иң яхшы дуслары турында сөйләделәр.

  Шулай ук төрле хәрәкәтчән музыкаль уеннар уйналды. Катнашучылар әлеге чарадан күңел күтәренкелеге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International