"Яшәү яме" исемле урам концерты

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

28 июль көнне Язлы Арташ һәм Сабабаш авыл клублары хезмәткәрләре Язлы Арташ авылында     "Яшәү  яме" дигән урам концерты оештырдылар.Концерт программасын тамашачылар җылы каршы алды, чөнки җәй җырлыйсы һәм биисе килә торган вакыт, артистлар үз тамашачыларына нәкъ менә шушы кәефне җиткерергә тырыштылар. Концерт программасы мавыктыргыч һәм төрле иде. Үзешчән артистларга кул чабып, тыңлаучылар кулларын кызганмадылар. Концерт тамашачыларның күңеленә хуш килде, алар һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Һәр номер кунакларны көчле хисләре һәм башкару матурлыгы белән сокландырды. Җырчыларның осталыгы, халыкның үзләренең кызыксынучанлыгы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International