Татарстан Республикасында быел 15нче тапкыр "Кадровый резерв" проекты үткәрелә.

2024 елның 28 июне, җомга

Татарстан Республикасында быел 15нче тапкыр "Кадровый резерв" проекты үткәрелә. Әлеге проектның катнашучылары үзләрен яшьләр политикасы өлкәсендә сынап карый, төрле организацияләрдә стажировкалар үтә, проектлар уйлап табып, чынга ашыра. Ул ярты ел дәвам итә. Саба районыннан "Кадровый резерв" проектында районнан ике кеше катнашты. Хәзерге вакытта Айлия Хаҗиева  «Идел» яшьләр үзәгендә күчмә турны һәм беренче дистанцион этапны уңышлы үтеп, 2нче дистанцион этапта көчен сыный. 

"Кадровый резерв" проекты кысаларында районыбызда "Яшьлек" яшьләр үзәге белән берлектә, 27 нче июнь көнне,  Яшьләр көне уңаеннан "SabaQuiz” дигән интеллектуаль уен узды. Квизда 14тән 35кә кадәр яшьләр, 3 команда оештырып, сорауларга җавап бирде. Биремнәр Саба, Татарстанның көнкүрешенә, тарихына һәм мәдәниятенә багышланган иде. Ахыргы турда командалар иҗади темага чыгыш ясады. Алар "Авылда эшмәкәр булсагыз, нинди эш ачыр идегез?" дигән сорауга креатив җаваплар әзерләделәр.

Уен ахырында командаларга акчалата бүләк һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International