Җәй җитү белән укучыларнын 5 нче хезмәт чиреге башлана. Укучылар график нигезендә мәктәпкә килеп территориядәге чәчәк, кишер, чөгендер түтәлләренә сулар сибәләр, чүп утыйлар, тәҗрибә үткәрәләр, хезмәт күнекмәләренә өйрәнәләр.
Укучылар көче белән Гимназия территориясе шау чәчәккә төренеп утыра. Саба урта мәктәбен бетереп, очрашуга килгән Саба халкы, Гимназия территориясе белән сокланып, фотоларга төшә.