2024 ел символы - «Россия йөрәге» гаилә учагы уты Cабада

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

    24 июнь көнне яшь пар - Мифтаховлар  «Россия йөрәге» гаилә учагы утын  тантаналы шартларда Мамадыш районыннан Мулләхмәтовлардан кабул итеп, районга алып кайтты. Чарада ике яктан да әти-әниләр, әби-бабайлар да катнашып, яшьләргә үгет-нәсихәт, изге теләкләрен юлладылар. Мифтаховлар май аенда Мәскәүдә Бөтенроссия туй фестивалендә язылышып, Татарстан Республикасын тәкъдим иткәннәр иде.

    Тарихи истәлекле утны Айгөл һәм Данияр Мифтаховлар 24 июньдә язылышкан пар - Фәтхриевларга тапшырды. Ринат – Юлбат авылыннан, Фәйрүзә - Байлар Сабасы кызы. Язылышу тантанасында ике яктан да әти-әниләр һәм Ринатның 57 ел бергә тигез гомер итүче әби-бабасы Хәнәфия бабай белән Гөлчирә әби дә катнашу бәхетенә иреште.  

    Гаилә учагын кабул итәргә һәм яшь парларны язылышу тантанасы белән котларга район Башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Юлбат авыл Җирлеге Башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы, яшьләрнең эш урыныннан вәкилләр дә катнашты.

    Гаилә учагы уты 24 июньнән 30 июньгә кадәр Саба районында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International