Саба муниципаль районы укучыларының III туристлык слеты

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

18 июнь  көнне «Сабантуй»  спорт мәктәбе базасында 3-4 сыйныф укучылары арасында III туристлык слеты узды. Турслет программага  бик бай иде, монда бау паркы да, спорт лабиринты да, төеннәрне бәйләү, учак җыю һәм топографик билгеләрне дә танып белү булды. Һәр команда гитара белән турист җырларын башкарды. Бүген һәркемгә үзен туристлык һәм спорт осталыгында сынап карарга  мөмкин булды.

Турслет барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Һәр команда җиңү өчен тулысынча көрәште. Ләкин бу слетта иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу һәм ярыш процессыннан, матур табигатьтән һәм саф һавадан ләззәтләнү иде.

Слет бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, нәтиҗәләр түбәндәгечә:

 III урынны Саба гимназиясе  укучылары яуладылар;

II урынны Шәмәрдән лицее укучылары алды;

I урынга  Саба урта мәктәбенең  "Перевал» командасы лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International