Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач эшләнмәләр буяу буенча мастер-класс үткәрде. Чарада Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе каршында оешкан “Дуслык” ял һәм сәламәтләндерү лагеры балалары катнашты. Алар агач эшләнмәләрне матур итеп буяу серләре белән таныштылар, агачка рәсем ясау ысуллары турында белделәр. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.