30 нчы май көнне Байлар Сабасында яшәүче Галимова Фәния Аглиевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Хәсәнов Р.М., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр.