"Яшьлек" яшьләр үзәге бирнә җыю йоласын яңартты.

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

"Яшьлек" яшьләр үзәге бирнә җыю йоласын яңартты.

29 нчы май көнне,үзәктә эшләүче һәр хезмәткәр милли киемнән, йомырка җыярга кәрҗин , яулык җыярга колга, бала- чага конфет җыярга сумкалар тотып Шәмәрдән авылының Төзүчеләр һәм Фатих Кәрим урамына кузгалдылар. Урамнарны баян тавышы белән татар халык җырлары биләп алды. Яшь киленнәр колгага чиккән сөлге, кызлар баянга кулъяулык бәйләде.Бу көнне сабантуйга чакырып такмаклар, бүләк өчен рәхмәт сүзләре  яңгырады. Әлеге урамнарда яшәүчеләр, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләренә кушылып, жырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International